Үзен Талибан сүзчесе дип танытучы Шиһабетдин Аттал әгәр дә Әфган хөкүмәте Талибанның 2 хәрби җитәкчесен азат итмәсә Талибан тотык итеп алынган 4 әфган метдитсина хезмәткәрен һәм аларның машина йөртүчесен үтерәчәк дип белдерде.
Аттал үзен Талибанның югары хәрби җитәкчесе Мулла Дадулла сүзчесе дип таныта.
Аның әйтүенчә, 5 тоткын Талибан кулына узган ай ахырында Кандаһар виләятендә эләккән.