Мәскәү Кеше Хокуклары Идарәсе бу елның беренче чирегендә Русиядә милли нәфрәткә нигезләнгән һөҗүмнәр бик нык артты дип белдерә.
Оешма җитәкчесе Александр Брод Интерфакс агентлыгына 3 ай эчендә 49 ксенофобик һөҗүм теркәлде, 13 кеше үтерелде, 49 кеше яраланды диде.
Бу оешма исәпләвенчә, узган елның беренче чирегендә 2 кеше үтерелгән, 30 кеше яраланган булган.