Чечня парламенты Одес Байсултановны бертавыштан республика премьер-министры итеп раслады.
Элек премьер-министрның төзекләндерү эшләре өчен җаваплы урынбасары булган Байсултановны бу вазыйфага президент Рамзан Кадыров тәкъдим итте.
Байсултанов Кадыровның туганнан-туганы.
Елек премьер-министр булган Кадыров узган атнада тантаналы рәвештә Чечня президенты буларак ант биреп вазыйфасына кереште.
Хокук яклаучылар Кадыровны һәм аның шәхси гаскәрен күпсанлы тупас хокук бозуларда гаепли.