Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 35 Талибан сугышчысы үтерелде


АКШ җитәкчелегендәге коалиция көчләре һәм Әфган хәрбиләре Әфганстанның көньягындагы Һелманд виләятенең Сангыйн районында Талибан гыйсъянчылары дип шикләнелгән 35 кешене үтерде. Коалиция көчләре белдерүендә, пәнҗешәмбе көнне берничә сәгәткә сузылган атышларда җир өсте көчләренә ярдәмгә һава көчләре дә чакырылды диелә. Соңгы бер елда Әфганстанның кайбер өлешләре, шул исәптән Сангыйн районы Талибан карамагына күчте.
XS
SM
MD
LG