Русиянең иң төньягында мәчет төзекләндереләчәк. Һава 50 дәрәҗә салкын һәм тирә-якның пычранган булуына карамастан Норильскида Нурд Камал мәчетен төзекләндерү турында карар кабул ителде, дип белдерде Рейтерс мәгълүмат агентлыгына мәчетне караучы Мукум Сидиков. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә мөселманнар бар, әмма алар мәчеткә йөрми, һәр икенче кеше авыру. Төзекләндерү эшләренә акчаны Сочида яшәүче берәү бирәчәк, дип хәбәр ителә.