Accessibility links

Кайнар хәбәр

2006 – журналистлар өчен "иң канлы" ел


Вена -- Австрия башкаласында урнашкан Халыкара матбугат институты 2006 елны журналистлар өчен тарихта "иң канлы" ел дип атады. Оешманың бүген игълан ителгән еллык хисабына күрә, узган ел дөняда 100дән артык журналист үтерелгән, шуларның яртысы диярлек – Гыйракта. Институт җитәкчесе Йоһанн Фриц моны "журналистларга каршы сугыш" дип атады. Хисапта әйтелгәнчә, "Новая газета" хезмәткәре Анна Политковскаяның үтерелүе Русиядә журналистларга янаган куркынычны ачып салды. 1997 елдан бирле Русиядә барлыгы 43 журналист үтерелгән. Халыкара матбугат институты хакимиятнең бу җинаятләрне тиешле дәрәҗәдә тикшерү нияте булуына шик белдерде.
XS
SM
MD
LG