Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран журналистны җибәрми


Прага – Азат Европа/Азатлык радиосы президенты Джеффери Гедмин Иран рәсмиләрен радионың хезмәткәре Пәрнәз Әзимага илдән китергә мөмкинлек бирергә чакырды. Иран рәсмиләре гыйнвар аенда хастаханәдә яткан әнисен күрергә кайткан Пәрнәз ханымның паспортын тартып алган иде. Дүшәмбедә алар бу тыю 3 елга кәдәр сузылырга мөмкин, дип белдерде. Пәрнәз ханымның улы һәм оныклары чит илдә яши. Гедмин Иран рәсмиләрен аңа паспортын кичекмәстән кайтарырга һәм туганнарын күрергә мөмкинлек бирергә чакырды.
XS
SM
MD
LG