Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Чехия президенты килде


Казан – Бүген Казанга рәсми сәфәр белән Чехия президенты Вацлав Клаус килде. Һава аланында аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңненханов, башка рәсмиләр каршы алды. Чехия президенты белән 40-лап ширкәт, банк җитәкчеләре, сәүдә пулаты вәкилләре килде. Алар катнашында беренче Татарстан-Чехия икътисади форумы үтте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, ике ил арасындагы бәйләнешләргә тукталып, Казанда Гашек һәм Фучик урамнары булуын, Чехиядә Татарстанның сәүдә вәкиллеге эшләвен, 300ләп кешедән торган татар мәхәлләсе булуын, Азатлык радиосының Прагада урнашуын телгә алган.

Вацлав Клаус Русиягә атнакич килде. Мәскәүдә ул Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Бүген Чехия президенты Казаннан Прагага кайтып китте.
XS
SM
MD
LG