Таиланд башкаласында галимнәр һәм хөкүмәт рәсмиләре климат үзгәрүгә каршы нинди чаралар күрү турында сөйләшә. Бүген башланган бу җыен бер атна дәвам итәчәк.
Бу җыенга кадәр БМОның ике хисабында вәзгыять яман итеп сүрәтләнде.
БМОның климат шурасы февраль аендагы беренче хисапта дөньякүләм җылынуга кеше сәбәпче дип 90 процент ышаныч белән әйтеп була диде.
Апрель башындагы хисапта исә ачлыклар, корылыклар, диңгез суларының күтәрелүе турында кисәтелде.