Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Әл-Каидә җитәкчесе үтерелгән дигән хәбәр кире кагыла


Әл-Каидәнең Гыйрактагы җитәкчесе Әбү Аюп әль-Масри үтерелгән дигән хәбәрне бүген Гыйракның эчке эшләр министрлыгы тараткан иде. Министрлык сүзчесе Әбдел Кәрим Хәләф сүзләренчә, аларда моны раслаган төгәл дәлилләр бар. Әл-Масри Багададның төньягында сугышчыларның үз-ара атышулары нәтиҗәсендә үтерелгән, диелде.

Әл-Каидә белән бәйле бер төркем үзенең Интернет сәхифәсендә бу хәбәрне кире какты.

2006 елда чыгышы белән иорданияле Әбү Мусаб әль-Заркави үтерелгәннән соң әль-Масри аның урынына калган иде.

Ул арада бүген Гиракта булган һөҗүмнәрдә 25 кеше һәлак булган. Шул исәптән, 11 кеше Багдадтан Һиллага баручы аутобуста атып үтерелгән. 9 кеше Латифәдәге һөҗүмнәрдә үлгән.
XS
SM
MD
LG