Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә дөньяви дәүләт яклы урам җыеннары дәвам итә


Дистә мең төрек бүген дөньяви дәүләтне яклап урамга чыкты. Бер көннән, Төркия парламенты елекке исламчы, тышкы эшләр министры Абдулла Гүлнең илнең президенты булу тәкъдименә карата мөнәсәбәтен белдерергә тиеш була. Исламчылар вәкиленең президент итеп сайлану мөмкинлеге дөньяви дәүләт яклы җәмәгатьчелекне борчуга салды һәм Истанбулда, Анкарада киңкүләм протест чараларының килеп чыгуына сәбәпче булды. Төркия парламенты комитеты Президенты халык тарафыннан сайлануны күз алдында тоткан канунга төзәтмәләрне хуплап чыкты.
XS
SM
MD
LG