Accessibility links

Мәскәүдә Русия президенты белән Болгарстан премьер-министры очрашты


Русия президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Болгарстан премьер-министры Сергей Станишевны кабул итте. Путин Болгарстан белән Русия арасындагы сәүдә бәйләнешләрен тагын да киңәйтергә чакырды. Станишев Болгарстаннан Грециянең төньягына Русия нефт үктәргечен төзү турында күптән түгел имзаланган килешүгә, Русиянең табиги газын ташу һәм Русиянең Болгарстанда икенче атом электр станциясе төзүе турындагы килешүләргә хуплау белдерде.
XS
SM
MD
LG