Accessibility links

Кайнар хәбәр

9нчы май – Җиңү көне


Җиңүнең 62 еллыгы уңаеннан Башкортстанда төрле бәйрәм тантаналары узды. Иң зур чаралар Уфада үтте. Җиңү паркында узган чаралар Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Анда республика Президенты Мортаза Рәхимов, Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Чәчәкләр салудан соң мәрхүмнәр хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Артабан Уфа хәрби гарнизоны хәрбиләре маршы узды. Ветераннанр, кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар алдында “Мәйдан”, “Инзәр” бию ансамбльләре, “Олимп”, “Модус”, “Танц-Класс” хореографик төркемнәре чыгыш яасды. Артабан ветераннарга чәчәкләр тапшырдылар, фронт 100 граммы күтәрделәр.

Без бәйрәмдә катнашкан берничә ветеранның бәйрәм кәефләрен сораштык. Ветераннарның бәйрәм кәефләрен белешүдә катнашкан өлкән яшьтәгеләребез тормышларыннан канәгать булуларын, пенсия, игътибар җитәрлек булуын белдерделәр. Шул ук вакытта бушлай дару алу авырлыклары барлыгын әйтүчеләр дә булды.

Бәйрәм уңаеннан ветераннарга төрле ташламалар да булды. Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлекчәсе ветеран пассажирларга бүләкләр тапшырды. “Бердәм Русия” фиркасе бүлекчәсе бушлай фильмнар күрсәтү оештырды. Бу көнне ветераннар илнең теләсә кайсы почмагына бушлай телефоннан сөйләшү мөмкинчелегенә ия булды.
XS
SM
MD
LG