Мәскәү -- Русия президенты Владимир Путинның киңәшчесе Сергей Ястржембский җомга көнне Самарада үтәчәк Русия-Европа Берлеге саммитында Берлек белән яңа килешүне тикшерүнең мәгънәсе юк дип белдерде. Берлек әгъзасы Польша бу сөйләшүләргә вето салды һәм Русия Польшадан ит импортына керткән тыюны бетермәсә, ветосын алмаячагын белдерә.