Вашинтон -- Дөня банкының махсус комиссиясе банк җитәкчесе Пол Вулфовиц, кыз иптәшенең хезмәт хакын арттырып, банк кагыйдәләрен бозган дигән нәтиҗә ясады. Вулфовицның киләчәктә банк белән җитәкчелек итү мәсьәләсен банк шурасы хәл итәчәк. 63 яшьлек Вулфовиц үзенә белдерлгән гаепләрне кире кага.