Accessibility links

Пентагон Кытай гаскәрләре турында хисабын игълан итте


АКШ хәрбиләре Кытайның гаскәрләрен зур тизлек белән арттыруының максаты төбәктә энергия чыганаклары яки җир өчен низагларны чишә алырлык мөмкинлеккә ия булырга теләү була ала диелә. Пентагонның Конгресска Кытай кораллы көчләре турында җомга көнне игълан иткән еллык хисабында Кытай үзенең хәрби стратегиясенә галәмне һәм виртуаль дөньяны да керткән диелә. Кытай 2007 елга рәсми саклану бюджетын 45 миллиард долларга җиткерүен игълан итте. Әмма АКШ хисабына караганда күзләү хезмәтләре аналитиклары Кытайның саклану бюджеты 2-3 мәртәбә күбрәк булырга мөмкин дип исәпли.
XS
SM
MD
LG