Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия Казастанның элекке илчесен тапшыру эшен тикшерә


Вена – Австрия прокуроры Стефан Беннер, Казастанның бу илдәге элекке илчесе Рахат Алиевны Казахстанга тапшыру эшен тикшерү кимендә 1 айга сузылачак, дип белдерде. "Безнең Казахстан белән гаепләнүчеләрне тапшыру турында килешү юк. Ләкин безнең кануннар, үз-ара килешү нигезендә, моны эшләргә мөмкинлек бирә. Элекке илче һәм башка гаепләнүчеләрне тапшыру мәсәләсен мәхкәмә хәл итәчәк" диде Австрия прокуроры. Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевның кияве Рахат Алиевны, рәсми Астана, төрле җинаятләрдә гаепләп, үзенә тапшырырга сораган иде.
XS
SM
MD
LG