Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ногайдели: Абхазия – Косово түгел


Прага – Грузия премьер-министры Зураб Ногайдели, Абхазиянең язмышын бары тик аның сугышка кадәре халкы гына хәл итә ала, дип белдерде.

"Абхазиянең киләчәген бары тик Абхазиянең сугышка кадәре булган тулы халкы хәл итә ала. Төбәктә этник тазарту үткәреп, хәзер бәйсезлек иглан итүчеләр түгел" диде ул.

Бүген радиобызның баш-фатирында чыгыш ясап, Ногайдели, Косово бәйсезлек алса, бу Абхазия һәм Көньяк Осетия өчен дә үрнәк булачак дигән Мәскәү карашын кире какты. Грузия премьер-министры Абхазиянең Мәскәү тарафлы сепаратист хөкүмәтен төбәктә этник тазартулар оештыруда һәм бәйсезлек игълан итүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG