АКШ үзәк хәрби идарәсе башлыгы адмирал Уиллиам Фэллон Иранга каршы көч куллану иң соңгы чара буларак каралырга тиеш ди.
Дүшәмбедә Таҗикъстан президенты Эмомали Рахмон белән очрашудан соң Фэллон Иранның атом программасы мәсьәләсен чишү өчен дипломатик чараларны өстенрәк күрүен әйтте.
Иранның Нефть Экспортлаучы Илләр Оешмасы ОПЕКтагы вәкиле Хөсәин Каземпур Ардебилиның атом программасына бәйле каршылыкта нефть сатуны тәьсир итү чарасы буларак куллану мөмкинлеген кире какмавы турында хәбәр ителә.