Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта журналистларның эшләү шартлары начарая


Прага – "Чикләрне танымаган журналистлар" оешмасы Гыйракта журналистларның эшләү шартлары көннән көн начарая бара, дип белдерде.

Шушы ел башыннан гына Гыйракта барлыгы 37 журналист үтерелгән. Шуларның 4-се соңгы 3 атна эчендә.

Оешманың белдерүендә әйтелгәнчә, күп кенә мәгълүмәт оешмалары, иминлек күзлегеннән чыгып, Гыйрактан башка илләргә, я исә Гыйракның төньягына күчеп киткәннән соң, җирле журналистлар саклаусыз калган.
XS
SM
MD
LG