Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ үткәргеч шартлау тирәсендәге авыл кешеләре өйләренә кайта башлаган


Түбән Мәтәскә авылы халкы өйләренә кайта башлаган инде. Бу авыл шартлау булган урынга иң якыны. Казаннан 70 чакырым ераклыкта ул. Монда 100 дән артык хуҗалык бар. Бу кадәр коточкыч хәлне гомердә дә күргәнебез юк иде, күрергә дә язмасын, ди Рауза апа. “Әле дә хәлебез юк. Өйдә торырга да куркабыз. Хикмәт булдык бит. Моңа әйтә торган сүз дә юк. Бөтен кеше үлем хәлендә иде. Яланаяк та чыгып чаптылар. Авылдан бөтен кеше чыгып чабып тау башларына менеп, кайда якын авыл бар шунда күчеп бетте бит инде”.

Рауза апаның ике оныгын бу хәлне Кукмарадан ук ишетеп кодагыйлары килеп алып киткән. 83 яшьлек кайнанасын Пошалым авылына кызларына җибәргәннәр. Килене Балтачка киткән. Алар ире белән икесе генә өйдә калган. Коточкыч хәлне болай дип искә төшерде. “Без авылның иң ахыргы урамында. Безгә менә бөтен авыл янып килгән шикелле булды ул. Машинабыз капка төбендә иде, калайлары кызды. Тәрәзәләр селкенде дип әйттеләр инде. Теге сайдинг (пластмасс) белән тышлаганнарның эрегән диделәр инде. Якын беренче урамнар ничек булмасын инде”.

Безнең авыллар янынан 3 газ үткәргеч уза. Аның икесенең кайбер җиһазларын алыштырганнар иде. Шуның берсендә булды бит ул шартлау. Бу казадан соң теге төзәтелмәгәнен дә алыштырырлар инде, диде Арча районының Күпербаш авыл хакимияте вәкиле Әлфия Антонова. “Безгә үзебезгә дә әйттеләр инде икенче трасса шартласа әзер булып торыгыз, дип. Икенчесенә дә зыян килгән диделәр. Анда да шулай ук затвижкаларны эреткән дип. Анда бит ике трасса бергә уза. Монсын да күптән түгел генә алыштырганнар иде аның. Менә бер дә алыштырылмаганы бар. Ансын да алыштырырлар быел”.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән мәгълүмәтләргә караганда ялкын 20-30 метр биеклеккә күтәрелгән булган. 100 квадрат метрны биләп алган. “Ямбург- Көнбатыш чикләр” дип аталган бу газ үткәргечендәге ялкын нәтиҗәсендә температура күтәрелеп аның янындагы тагын ике үткәргеч “Ямбург- Елец- 1” һәм “Ямбург- Елец-2” нең торбалары эреп андагы чыккан газга да ут капкан. Сүндерү эшендә 134 кеше һәм төрле 76 техника катнашкан. Бу эшкә күрше- тирә районнардан, Казанның үзеннән дә янгын сүндерү машиналары җәлеп ителгән.

“Без икенче трассадан курыктык. Ул шартласа авылга зыян килә иде. Аннан соң яңгыр яуу да бик файда булгандыр. Аллаһы тәгалә бар икән дип калдык инде. Җир дымлы булды. Үләнне яндырып бетереп килмәде. Әле ярый аның янындагы кукуруз басуында яңгыр яуганга механизаторлар эшләмәде. Якында гына печән дә әзерлиләр иде”,- ди Әлфия Антонова.

Бу хәлне ишеткән бөтен кеше дә сәбәбе нәрсә булды икән, шартлатканнармы, әллә үзе шартлаганмы дигән сорауга җавап эзли. “Әлегә, бер ни дә әйтә алмыйм”,- диде Татарстан прокуратурасының мәтбугат хезмәте башлыгы Равил Вахитов. “Таттрансгаз” ның мәтбугат бүлеге башлыгы Максим Андрианов та анда эшләүче тикшерүче белгечләрнең җавабын көтәбез, диде. Ә бу хәлне үз башларыннан кичергән Түбән Мәтәскә халкы һәтта өйләрендәге газга якын килергә дә курка. “Әле газ юк. Кабызырга да куркабыз әле. Бу көннәрдә генә булмаса да ярар”,- ди Рауза апа.

Рәсмиләр, шартлаудан үткәргечкә зыян килүгә карамастан резервтагы торбадан газ кудырыла. Көнбатышка таба газ озату өзелмәде, дип белдерә. 5 нче июль көнне, күптән планлаштырылган чара, Казанга Русия төбәкләренең башкарма комитетларындагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссияләренең рәисләре җыела.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG