Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенатор Доменичи Бушның Гыйрактагы сәясәтенә каршы чыкты


Кушма Штатларда, Республикан партиянең югары урындагы бер әгъзәсе, Пит Доменичи, президент Дҗордҗ Бушның Гыйрактагы сәясәте белән риза булмавын белдерде. "Гыйракта безгә, Гыйрак хөкүмәтен активрак һәм күбрәк эшләтә торган яңа стратегия кирәк. Алай мөмкин түгел икән, ул вакытта котылгысыз тискәре нәтиҗәләр белән ризалашырга туры киләчәк” диде сенатор Доменичи. Ул шулай ук, Гыйракта хәрби операцияләрне туктатып, киләсе елның язында америка гаскәрләрен Гыйрактан чыгарырга кирәк дип, саный. Элегрәк тагын 3 сенатор - Ричард Лугар, Дҗордҗ Войнович һәм Дҗон Уорнер Бушны хуплаудан баш тарткан иделәр.
XS
SM
MD
LG