Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә әле кабул ителмәде


Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә нихаять 11 июль көнне Федерация Шурасы утырышында да каралачак. Бу җыелышта ул көн тәртибендә 17 мәсьәлә булып тора. Инде билгеле булганча, Дәүләт Думасы аша бу шартнамә депутатларның күпчелек тавышын җыеп үтте. 11ндә буласы бу Татарстан өчен бигрәк тә җитди вакыйгага килгәндә, аны Федерация Шурасы алдында федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты башлыгы Рәфкать Алтынбаев тәкъдим итәчәк. “Комерсант” газетасы бу хакта, “Федерация шурасы татарларга бирелә” дип инде үз фаразын белдереп чыкты. Федерация шурасының дүшәмбе булган Алтынбаев җитәкләгән комитет утырышында шартнамә кабул ителергә тәкъдим ителгән. Бу утырыштан соң Алтынбаев, шартнамәнең яңа өлгесендә безнең тәкъдимнәр истә тотылган дип белдерде. Әйтергә кирәк, бу шартнамә федерация утырышында беренче тапкыр каралганда ул каршы булган иде. “Комерсант” белдерүенчә, 11 ндә буласы утырышта шартнамәгә каршы фикерләр әйтелгән очракта да, ул күпчелек тавыш белән кабул ителергә мөмкин.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG