Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның хосусый машина йөртүчәләре митинг үткәрде


Казанда, шәһәр транспортының яңача хәрәкәте белән риза булмаучылардан 20 мең имза җыеп, Казанның хосусый машина йөртүчәләре ул имзаларны дүшәмбе көнне Татарстан башкаласына килеп җиткән “Гаделлек юлы” дип аталган машина узышлары акциясен оештыручыларга тапшырган. Бу акциянең җитәкчесе Павел Гришин, Җиңу паркында узган митингта, барлык имзалар да Гадел Русия партиясе җитәкчесе Сергей Мироновка тапшырылачак дип белдергән. Бу митингта машина узышларында катнашучылардан башка, газель йөртүчеләр һәм кондукторлар да катнашты.
XS
SM
MD
LG