Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт Уфасына 1500 елмы?


17 июльдә Башкортстан Фәннәр академиясының вице-президенты, тарих фәннәре докторы Нияз Мәҗитов һәм 1500 елгы борынгы Башкорт исемле шәһәр калдыкларын (рәсми документларда Уфа-2 дип йөртелә) казу эшләрен алып баруны җитәкләүче тарих фәннәре кандидаты Флорид Сунгатов ачык һавада, казыну эшләре барган урында матбугат конференциясе оештырдылар.

Нияз Мәҗитов журналистларга: 1500 ел элек бу урында шәһәргә нигез салынган, ул шәһәрне башкортлар төзегән, аның исеме дә Башкорт булган, ул шәһәр 16 гасырга хәтле башкорт ханнарының резидинциясе булган, дип аңлатты. “Азатлык” хәбәрчесенең: “Казанны урыслар басып алган. Шуңа карамастан, Казан исән, ул җир асты калдыкларына әйләнмәгән. Ә менә урысларга үз ирекләре белән кушылган башкортларның төп шәһәре җимерелгән булып чыга, ул шәһәр, гомүмән, югалган. Моны ничек аңларга?”, -дигән соравы башкорт галимнәре арасында бәхәс тудырды. Флорид Сунгатов Башкорт шәһәрен урыслар басып алып җимергән, дип расласа, Нияз Мәҗитов, юк, алай булмаган, урыслар башкортларга каршы сугышмаган, шәһәрдән кешеләр киткән дә, шуннан соң ул акрынлап җимерелгән, дип аңлатты. Шулай да аңлашылмый: әгәр әлеге Уфа урынында зур, матур, төзек шәһәр булган икән, нигә Михаил Нагой шунда ныгынмаган, ә ерак Казаннан материаллар, техника алып килеп “Башкорт шәһәреннән” 500 метр чамасы читтәрәк Уфа крепостен салган? Аннан соң – кая булган соң ул Башкорт?

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG