Төньяк Корея вәкиле Ким Ке Гван, Пхеньянның атом программасы турындагы сөйләшүләрдә катнашыр өчен Пекинга килде. 6 ил – Төньяк һәм Көньяк Корея, АКШ, Кытай, Русия һәм Япония катнашында үтәчәк сөйләшүләр, чәршәмбе көнне башланырга тиеш.
Дүшәмбедә, Халыкара Атом Энергия Идарәсе тикшерүчеләре, Төньяк Кореяның Йонбондагы бердәнбер атом реакторы чынлап та сүндерергән дип раслады. АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Шон МакКормак «Икенче этап – Йонбондагы реакторны сүтү һәм Кореяның атом программасы хакында тулы хисабы», диде.
Чәршәмбе көнне Пекинда башланачак күпъяклы сөйләшүләрдә сүз нәкъ шул турыда барачак.