Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сары фосфор белән агуланган 140 кеше хастаханәгә салынган


Украинада агулы фосфор парлары белән агуланудан 140 кеше хастаханәгә салынган. Бу авырулар, Львов өлкәсендә тимер юл казасы туры килгән җирләрдә яшәүчеләр. Дүшәмбе көнне анда сары сыек фосфор төялгән тимер мичкәләр тимер юлдан чыгып ауган иде. Бу матдә бик агулы санала. Украина президенты Виктор Юшенко, хөкүмәт каза күргән районнарга җитәрлек ярдәм күрсәтми дип, казаның төгәл нәтиҗәләрен яшермәскә чакырды. Агулы парлар астында 11 мең кешелек 14 торак җир калган.
XS
SM
MD
LG