Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан хөкүмәте Либиядәге алты табибын кайтаруны сорый


Болгарстан хөкүмәте, 400 Либиягә баласына СПИД чире йоктыруда гаепләнгән алты табибны үзләренә тапшыруны сорап, Либиягә рәсми гозер белән мөрәҗәгат итте. Сишәмбе көнне Либия Югары мәхкәмәсе, биш болгар шәфкать туташына һәм Болгарстан ватандашы булган бер фәлестин табибына үлем дип чыгарган хөкем карарын гомерлек төрмә белән алыштырган иде. Бу авырудан каза күргән гаиләләргә берәр миллион доллар түләнгәч, Либия мәхкәмәсе карарны шулай бераз йомшартты. Болгарстанның тышкы эшләр министрлыгы Триполиның тиз җавабына өмет итә.
XS
SM
MD
LG