Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда атларга игътибар арта


Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов җомга көнне Иглин районында эш сәфәрендә булды. Анда ул яңа төзелешләр биләмәләрен карап йөрде һәм авыл хуҗалыгындагы эшләр барышы белән танышты. Сәфәр барышындагы дикъкатьне җәлеп иткән мөһим бер программа республикада атлар үрчетү һәм ат спортын үстерүгә бәйле иде. Иглин районында тиздән Уфадагы “Акбузат” ипподромының бер аерым бүлеге төзелә башлаячак. Бу хакта президент Иглин районы хакиимияте башлыгы Ришат Исхаков белән очрашу барышындагы сөйләшүләрдә әйтте. Мәгълүм ки, Казанда искитмәле зур һәм заманча ипподром төзелгәннән соң, Уфада да иске ипподромны сүтеп, аның урынында шулай ук яңасын төзи башлаганнар иде. Көз айларына 450 еллык юбилейга ул төзелеп бетәр дип ышандыралар. Ләкин Уфа үзәгендәге ипподромга атлар өчен азыкны ташу бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә дә Иглин районында “Акбузат”ның аерым филиалын төзеп, атларның яртысын шул филиалга күчерергә кирәк дигән уйга килделәр.

Иглин районында моңа кадәр дә елкычылыкка зур игътибар бирелә иде. Күмәк хуҗалыклар гына түгел, ә кайбер фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да ат үрчетү белән шөгыльләнә һәм чабышкы атлар тәрбияли анда. Киң танылган фермер Хәсән Идиятуллин шуларның берсе. Аның хуҗалыгында 500 дән артык ат бар. Шуларның унбишләбе чабыш атлары. Шул атлар белән төрле бәйгеләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашып, дистәләрчә алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулады ул. “Соңгы вакыта Башкортстанда атларга игътибар артуы күңелле хәл, чөнки елкычылык һәр җәһәттән файдалы”, - ди авыл хуҗалыгында бай тәҗрибә туплаган Хәсән Идиятуллин.

Башкортстанның Иглин районында яшәүче фермер Хәсән Идиятуллин республикада атлар үрчетүгә һәм ат спортын киң җәелдерүгә эшлекле караш барлыкка килүен уңай бәяли. Әмма барыбер дә бу юнәлештә әкрен кузгалабыз, дигән фикердә тора Хәсән әфәнде. Башкортстандагы мәйданнарның иркенлеге белән атлар санын берничә тапкырга арттырып булыр иде, ди ул.
XS
SM
MD
LG