Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Бәла-казадан ничек сакланасыз?


- Тырышам сакланырга, үземне саклыйм, балаларымны, оныкларымны, Юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәтәм. Белгән догаларымны укыйм. Өйдән чыгып киткәндә газны , электрны сүндереп чыгам. Йортымны янгыннан, судан зыян күрүдән куркып өйне страховать иттем , 100 мең сумга. Бер елга 100 сум түлим.

- Юк, саклана белмибез, бер ходай тәгалә генә белә, ничек буласын.

- Янгынннан, судан без саклана алмыйбыз.

- Тыныч кына каррага кирәк бу мәсьәләгә, Метеорит та башка төшәргә мөмкин. Нәрсә, хәзер урамга чыкмаска мени инде? Һава торышын тыңларга кирәк. Яшен вакытында барлык техниканы сүндерергә кирәк. Хәзер хәтта мобил телефонны да сүндерергә кирәк, чөнки яшен, мобил телефон аша да керергә мөмкин икән.

- Сак кына йөрим, бер үзем генә урамда йөрмим. Дусларым белән йөрим. Кчкә кадәр урамда калмыйм. Безне әниләр- әтиләр дә һәм мәктәптә дә өйрәттеләр. Мин Биектау районы Дубьяз авылы мәктәбеннән. Безнең мәктәптә психолог бар . Әгәрдә давыл киләсен күрсәгез, тизрәк качырга кирәк, өйгә кайтырга кирәк, агач төпләрендә утырмаска, урманннарга кермәскә, Су баса башласа , биеклеккә менергә кирәк, дип өйрәттеләр .

- Яшеннән тәрәз төпләренә тоз сибәм, яшен булса. Ул яшенне кертми диләр.Электрларны сүндереп куям.

- Яңгыр яуганда , давыл вакытында бик каты җилләр булса , зур агачлар кырында басып тормыйм. Тырышам подъездда басып торырга.

-Мин үземдә суда бик күп йөзәм. Вазыйфам- кешеләрне йөзәргә өйрәтү. Йөзү буенча тренер . Менә күптән түгел Аквапаркта булган вакыйгада куркынычсызлык техникасын тупас рәвештә бозу очрагы күзәтелә. Чөнки алар анда торба беткән җирдә рәшәткә куймаганннар. Анда булган хәл бит инде икенче очрак.Баларларны өлкәннәр сакларга тиеш.

- Күрәчәгең булмасын инде Аллам сакласын. Ходай күрсәтмәсен инде. Ходай үзе сакласын, Аллага тапшырган.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG