Испан хакимиятләре элек махсус хезмәттә эшләгән соңыннан чит ил күзләве өчен мәгълүмәтләр биргән бер кешене кулга алу турында хәбәр итте.
Испания дәүләт күзләү идарәсе башлыгы Алберто Саис, кулга алынучы яшерен мәгълүмәтләрне чит илгә тапшырып торган дип белдерде. Ул кайсы ил икәнлеген төгәл генә атамаса да, Испаниянең “Кадено Сер” дип аталган радиосы, ул илне Русия дип белдерә.
Саис шулай ук, кулга алынган кеше 2001 елдан 2004 елга кадәр эшләгән махсус күзләү агентларының исемнәрен ачып биргән дип, билгеләп үтте.