Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халыклары корылтае 3 ноябрьдә узачак


Татарстан татар халкының рухи мәркәзе буларак танылган. 15 ел элек 1992 елның 19 июнендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы беренче тапкыр җыелган иде. Шуннан соң һәр 5 ел саен республика көне алдыннан 28-29 августта чираттагы Бөтендөнья татар конгресслары үтте. Татар җыенына Русиянең рәcми җитәкчеләре, татарлар яшәгән төбәкләрнең хакимиятьләре, төрле дәрәҗәдәге мәгълүмат чаралары игътибарын юнәлтте. Быелгы җәй уртасы үтеп барганда татар конрессы һәм республика халыкларының корылтае беренче тапкыр җыелуга 15 ел тулуга игътибар итүчеләр күп.

Бу ике чараның бер-берсе белән бәйләнеше табигый. Чөнки татар иле дип саналган Татарстанда 100 гә якын милләт вәкилләре яши. Халыкның яртысыннан күбесен тәшкил иткән татралардан башка, 42 процент руслар, 2-3 процент чамасы чуаш, мари вәкилләре, шулай ук яхүд, украин, мордва, удмурт халкы тора. Татарларның туплануына, төрле чаралар үткәрүгә башка милләтләр дә битараф калмый. 92 елда Татар конгрессынан алдарак май аенда Татарсан халыкларының корылтае үткән иде. Шуннан соң бу чара шул вакыттагы кебек зурлап үткәрелгәне ишетелмәде.

Дөрес, милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе халыклар дуслыгы йортында зур эшләр башкара. Кайбер рус милләтче оешмалары Мәскәүгә үзләренең хәлләренә зарланып, хат язган чаклары да булды. Күп санлы чиркәүләрне ремонтлау, биналарын праваслав руханиларына кайтару, махсус рус гимназияләрен оештыру мәсьәләсен рус җәмгыятләре күтәрәләр. Шунлыктан, Татарстан Президенты кадрлар билгеләгәндә, яки башка мөһим мәсьәләләр хәл иткәндә рус һәм башка халыкларның ихтияҗларын читтә калдырмаска тырыша.

Һәр ел саен бөтен Русиядән Татарстанда фольклор төркемнәре Каравон бәйрәменә җыела. Һәм биредә республика президенты катаншып әйлән-бәйлән биюләрдә үзе дә катнаша.

Хрестиан динен тотучы татарларның Питрау бәйрәменә һәм төнге Сабантуена быел Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов барды. Һәм нихаять, 24 июльдә Минтимер Шәймиев Татарстан халыклары корылтаен үткәрү турында указ имзалады.

3 ноябрь көнне Казанда шушы корылтайны уздыру буенча оештыру комитеты төзелгән. Бу комитетка хөкүмәт әгъзалары, милли җәмгыятьләр вәкилләре кертелгән. Кыскасы, халыклар корылтае дәүләт дәрәҗәсендә һәм киң җәмәгатьчелек катаншалыгныда үткәреләчәк.

Указда әйтелгәнчә, күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген тагын да ныгыту, үсешнең хәзерге этабында республика милли сәясәтнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү максатында, шулай ук Татарстанда яшәүче төрле халык вәкилләренең этно-мәдәни үсешен тәэмин итү чаралары эшләү, аларның республика икътисадый һәм социаль тормышында катнашуларын киңәйтү күздә тотыла карар нигезендә.

Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессның чираттагы корылтае кайчан үтәчәк дигән сорау туа? Чөнки август ахырында татар конгрессының корылтае үтә торган иде. Аның башкарма комитетының вәкаләтләре дә 29 августка кадәр. Хәзергә конгресс корылтае турында белдерүләр ясалмады. Гайре рәсми мәгълүматларга караганда татар когрессы корылтае декабрь аенда, Дума сайлауларыннан соң җыелыр дип көтелә.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG