Башкортстандагы “Теастан” дип аталучы чәй фабрикасының генераль директоры Олег Моисеевка җинаять эше ачылды. Ул 22 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләнә. “Медиакорсет” ширкате хокукчылары исә бу сан күбрәк — 300 миллион сум дип исәпли. “Чәй патшасы” тикшерү изоляторына ябылды.