Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов: Халык сәяси чараларда катнашырга курка


Милли хәрәкәткә яшләрне тарту, татар мәктәпләрен, татар-төрек гимназияләрен ябуга киртә кую, такырбашлардан татар балаларын саклап калу турында сөйләштеләр пәнҗешәмбе көнне Татар иҗтимагый үзәге бинасында. Монда кунакка Чаллы иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов җитәкчелегендә 2 автобуста вәкилләр килгән иде. 80 кешелек вәкиллек Казанга Кырлайдан кайтышлый керде. Алар Тукай музее белән танышырга барганнар. Казанда исә Кол-Шәриф мәчетен, Кирмәнне караячакларын әйттеләр. Аңарча аларны Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре каршы алды.

Чаллы иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов заманында урам җыеннарына йөзләгән халыкыны алып чыга иде. Хәзер ул халык күбрәк мәдәни чарага йөри, ә сәясидән курка дип әйтә. Соңгы елларда Казанда да, республиканың башка шәһәрләрендә дә милли хәрәкәт сүлпәнәйде – сер түгел. Казаннан Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Энҗе Даутова:

Милли хәрәкттә йөргән кешеләргә җиңел түге, чөнки хәзер Федераль иминлек хезмәте, милиция вәкилләре басымы бара. Русия төрле милләтләргә каршы эш алып бара, шул исәптән татарларга да.

Чаллылар исә киресенчә, милли хәрәкәт җанлана башлады дигән фикердә торалар. Рафис Кашаповны эзәрлекләүдән соң Русия Хөкүмәте махкамәсе аны аклады һәм хәзер акчалата түләү 200 мең тиеш диелде. Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдин:

Соңгы елларда күтәрелеш Казанда да сизелә башлады. Санкт-Петербургта такырбашлар тарафыннан кыйнап үтерелгән милләттәшебез Дамир Зәйнуллинга карата урам җыены уздырдыгыз. Чаллыда без үткәрә алмадык.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Энҗе Даутова урам җыеннарын уздыруның авырлыклары турында сөйләде, хәтта плакатта язылган сүзләрне дә тикшерүләрен әйтте.

Очрашу вакытында төрле милләтләргә булган Мәскәү басымы турында шактый сөйләнде. Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Ринат Йосыпов:

Татар-төрек лицеен япмакчы булалар. Русия мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре килеп тикшерү уздыралар. Инглизчәне дә Оксворд программасы белән түгел, ә Мәскәүнеке белән укырга кушалар.

Очрашуда Башкортстан президентының башкорт телен үстерүен, ә Татарстанда хәлләр мөшкел булуга зарланды Татар иҗтимагый үзәгеннән әлеге очрашуны алып баручы Галишан Нуриәхмәт:

Башкортстанда 46 башкорт мәктәбе бар, сан буенча татарлар күбрәк булса да татар мәктәпләре 2 генә. Өченчесен иштеләр. Безнең Казанда да, авылларда татар мәктәпләре ябылып бара.

Очрашуда шулай ук Изге ана иконасын Мәскәүдә урнаштыру кирәк иде диелде. Бер сәгать дәвам иткән утырышта зарлап күп булды. Очрашу үзе “Туган тел”не җырлау белән төгәлләнде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG