Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсе Зей Гидроэлектрстанциясе җитәкчелеге хөкемгә тартыла


Амур өлкәсендә Зей Гидроэлектрстанциясе җитәкчелеге өстеннән җинаять эше ачылган. Прокуратура мәгълүмәтләренә караганда, алар сусаклагычтан кирәгәннән артык суны агызып, авылларны су басуга сәбәпче булган. Бу эш, вәкаләтләрнен чиктән тыш кулланып, авыр нәтиҗәләргә китергән дигән матдә буенча карала. Каза 40 миллион сумга төшкән. 400 кеше башка урынга күчерелгән. Суның дәрәҗәсе төшә барса да, киләсе ике көндә каты яңгырлар көтелә.
XS
SM
MD
LG