Accessibility links

"Северсталь-Исудзу" оешмасының җитештерү мәйданнары Татарстанда урнашачак


Дүшәмбе көнне Мәскәүнең "Ритц-Карлтон" кунакханәсендә Русиядә Isuzu модельле автомобильләр җитештерү максатыннан "Северсталь-Исудзу" уртак оешмасы булдырылды. Әлеге тантанада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Әлеге беренче Русия-Япония оешмасының җитештерү мәйданнары Татарстанның "Алабуга" махсус икътисади зонасында урын алачак.

Яңа автомобиль заводы елына 25 меңгә кадәр йөк автомобильләре һәм автобуслар ясап чыгарачак дип көтелә. Җитештерү эшен 2008 елның беренче ярты яртысында башлап җибәрү планлаштырыла.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG