Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бигнов эзәрлекләнә


1 нче август Башкортстанның берләшкән оппозициясе шурасы утырышы булды. Анда оппозиция лидерларының берсе, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмил Бигновны яклап документлар кабул ителде. Эш шунда, 90 нчы елларда эшләгән “Халык” инвестиция фонды тарафыннан зур күләмдә акча урлауда гаепләнеп аңа җинаять эше ачылган иде. Эш тикшерелеп мәхкәмәгә җибәрелгән. Соңгы атналарда Бигнов авырып хастаханәләргә мөрәҗәгать итте. 16 нче июль ул башкаланың 22 нче санлы хастаханәсенә салынган булган, 17-се чыгарып җибәрелгән. Дәвалап түгел, ә вакытыннан алда. 18 нче июль үзе яшәгән Уфа районының Дмитриевка хастаханәсенә салынган. Һәм аннан да дүрт көн яту белән чыгарып җибәрелгән. Аны хастаханәгә салган берничә табиб эшеннән алынган.

Берләшкән оппозиция әлеге уңайдан республика прокурорына мөрәҗәгать кабул итте. Анда Бигновны эзәрлекләү баруы, аның артында Башкортстан Президентының хәвефсезлек сәркәтибе Шабрин тору ихтималлыгы әйтелгән һәм Бигновның сәламәтлеген саклауга хокугын бозуны туктатырга ярдәм соралган.

Әлеге мәсъәлә буенча бөтендөнья Кызыл Хач һәм халыкара оешмаларга да мөрәҗәгатьләр күндереләчәк.

XS
SM
MD
LG