Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез, Казанга сәяхәткә кайдан һәм ни өчен килдегез?


- Без Әлмәттән килдек. Матур Казан. Салават концертына барырга җыенабыз. Алдан килеп билетлар алдык. Бар җирдә бик ошый . Кремль, Кол Шәриф мәчете эчендә булдык. Иң истәлекле борынгы китаплар күрдек.

-Казан шәһәре хәзер элеккегә караганда бик чиста. Бик ныкъ үзгәрешләр бар төзелеш буенча. Йортлар матур- матур итеп төзиләр . Хәзер туры шакмак белән генә төземиләр, ә борынгыча бизәкләп матурлап төзиләр.

- Бауман урамында барганда шунсы рәхәт, хәзер эчүләр юк. Халык тәмле- тәмле сулар эчәләр.

- Исәнмесез, без Мурманскийдан кунакка килдек. Мин татар булам, әмма татарча начар беләм. 30 ел апамны күргәнем юк иде. Менә бүген күрештек. ООО! Кремль! Бик матур ул, үзе яңа һәм без ул Кремль турында Мурманскийдан ук ишеткәнебез бар.

- Әлмәттән калага килдем. Ял итәргә, отпускага.

-“Туган авылым” комплексында, “Шүрәле” паркында булдыгызмы?

-Барырга җыенабыз.

- Комидан килдек. Монда укыган идек. Мәчетегез бик күңелгә кереп калды. Без “Золотое кольцо” сәяхәте белән Мәскәү, Владимир кебек шәһәрләр буенча поезд белән сәяхәткә чыккан идек.

- Безнең Шаляпин Палас отель кунакханәсендә бик күп чит илләрдән кунаклар килеп яшиләр. Безгә Германиядән, Америкадан, Англиядән, бик күп киләләр, әле Кытай делегациясе килеп китте. Бүгенге көндә Германиядән, Япониядән, Англиядән, Америкадан кунаклар бар. Төрекләр татарча сөйләшә беләләр.

- Без Германиядән . Без әле бүген иртән генә килеп төштек. Әмма инде безгә Казан шәһәре бик ошый.

- Без Париждан , Казанга килдек. Казан бик матур.

- Ташкеннан килдек, ял итәргә. 25 ел килгән юк иде. Карендәшләрне күрергә килдек. Бик үзгәргән, үскән , матурланган Казан. Музейга барырбыз, алла бирса.

- Арчадан килделәр кунаклар. Кол Шәриф мәчетенә алып бардык кунакларны. Циркка алып бардык. Елга портына кич белән төшәбез. Кичке теплоходта кызлар белән. Менә арыдык та, чәй йортына кердек монда безгә бик ошый. Гөбәдия белән чәй алдык.

-Сөембикә манарасы, Кремль бик ошый. Макдональдс та бик ошый.

- Мин Көньяк Кореядан һәм беренче генә мәртәбә түгел инде Аңа монда бик ошый. Вертолетлар белән шөгелләнәм, менеджер.

Мексика халкының ризыкларыннан балык тупланмасын авыз итә, әмма балыкка тозны күбрәк салганннар, ди.

Төркиядән.

Осиново поселогыннан

Без Удмуртиядән. “Икея” “Мега” да булдык. Бик күп киемнәр алдык.

Пермьнән килдек.

Арчадан, Минем яраткан шәһәрем. Булакны, Камал театрын , Салават концертын карарга килдек.

Монда бик кызык. Монда “Ак барс ” хоккей командасы бар.

Без Себердән килдек. Әниебезнең туган ягы бу. Ел саен кайтабыз монда ял итәргә. Байман урамы кебек җәяүле йөри торган андый урам юк.

МинБуадан килдем. - Мин Түбән Камадан килдем. Үзебезнең Кол Шәриф мәчетенә хозурланырга барам. Күптән мәчеткә керәгәнем юк. Хыялым һәм аларынганым мәчеткә керергә. Шул хыялны тормышка ашырырга телим.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG