Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа штрафлар юлда тәртип урнаштырырмы, әлә юлда иминлек саклаучыларны тагын да баетырмы?


Шәһәр юлларында машинада артык кызу йөрергә яратучылар, бүген әле үз-үзләрен канәгатьләндереп кала ала. Чөнки сфетофорның кызыл төсе, тизлекне арттыру, җәяүлеләр йөри торган җирдән узу дисеңме, бүген кем әйтмешли, 50 тәңкәңне атасыңда, чабасың. Шимбәдән башлап мондый уеннар бетәчәк, элек 50 тәңкә булган штраф, 500, 1000, хәтта 2000гә дә әйләнеп куюы ихтимал. Чөнки юлда кагыйдәләрне бозу өчен түләүләр үзгәрә. Казан шәһәрендә машина йөртүчеләр, яңа канун белән килешәме? Алар фикерен тыңлыйк.

Бу штрафларны әгәр дөрес кенә куллансалар яхшы булыр иде, аларны бит әле төрле кеше төрлечә кулланырга мөмкин, шуңа күрә машина йөртүчеләргә зур авырлык кына китерер дип уйлый мин аны. Йөртү һәм аралашу мәдәнияте артмыйча, штрафлар белән генә юлда тәртип урнаштырып булмыячак, бездә башкача тәртип булырга тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләрен эшкә алганда кая карыйлар икән, бәяләп әйткәндә өчледән дә азрак. Штраф алалар икән инде, хезмәткәр гадел, акыллы булырга, канунны белергә тиеш. Алар каяндыр килә, ике класс бетереп киләлә раларга һаман җитми, җитмиячәк тә.

Күп инде, хезмәт хакы шулай ук кала аны күтәрмиләр, ә штрафлар күтәрелә. Бер яктан дөрес түгел инде, ләкин икенче яктан, бераз гына булса да тәртип булыр иде. Аның хәтлек акчаны хәзер һаман саен түләп торсаң.

Җәяүлеләр ягын да кайгыртырга кирәк. Көн саен алар арасында үлүчеләрнең саны арта, минем танышларым арасында гына күпме кеше машина көпчәкләре астында вафат булды.

Этләр улый тора, бүреләр йөри тора диләр бит. Дөрес һәркемнең ашыйсы килә, юлда иминлекне саклаучыларның шулай ук. Ләкин штрафларны Европпа дәрәҗәсенә күтәреп арттырып җибәрәләр бугай инде дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде сораштыру вакытында. Ашыйсы киләме юк мы, һәркемнең үз эше, ләкин ЮХИДИ хезмәткәрләре яңа канунны кертүнең сәбәбе башкада ди. Былтыр юл хәлакәтенең 27 % тизлекне арттыру сәбәпле, 10сы – каршы якка чыгу, 7%ты исерек килеш рул артына утыру сәбәпле башкарылган. 13% машина йөртүчеләрдә бөтенләй машина йөртү хокукы булмаган.

Инде менә берничә атна ничек кирәк шулай күрсәтүче телевидения, газетада юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар, яңа канунның бары тик уңай якларын гына мактады. Җитәкчелекнең нәрсә әйтәчәге алдан ук билгеле булганга могаен тагын бер кат сорау кирәкмидер дә. Ә менә гади ЮХИДИ хезмәткәре штрафларның артуына ничек карый. Алар бу яңалыкның юлларда тәртип урнаштырачагына ышанамы.

Штрафлар зурая инде, ләкин аның файдасы булыр микән, моңа карап кына машина йөртүчеләр арасында аралашу мәдәнияте яхшырмый бит. Миңа калса ничек тәртипне боздылар, шулай ук бозачаклар.

Ни өчен яңа штрафлар, Европпа дәрәҗәсендә кыйммәт, ни әйтсәк тә без бит әле Русиядә яшибез дигән сорауга ЮХИДИ хезмәткәре мондый мисал китерде.

Бер машина йөртүчесе сөйләде, Шотландиядә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, берничә мең евро, өстәвенә машина йөртү хокукыннан да берничә айга мәхрүм итәләр икән. Бездә дә шундый тәртип кертергә кирәк, аннан соң белерләр иде.

Чит илдән килүче кунакларны Казан үзенең тарихи биналары, мең еллык кирмән, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете белән генә түгел, ә үзенең юлдагы ыгы-зыгысы белән дә искә кереп каладыр. Чөнки шәһәрдә машина йөртүчеләрнең мәдәнияте турында сөйләшергә бик иртә әле. Җәяүлеләр йөри торган җирдән машина белән узу, җәяүлеләрне уздырмау, кызыл төскә чабу, тизлекне 3-4 тапкырга арттыру, чит илдә бу гамәлгә җүләрлек дип карасалар да, Казанда бу әлегә гадәти хәл. Мондый тәртипсезлекне бетерү максатыннан, кертелгән яңа канун, юлларда тәртип урнаштырырмы, әлегә бу сорау ачык кала.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG