Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар 2 Көньяк Корея ватандашын азат итте


Хәбәрләргә караганда, алар бүген Газни вилаятендә җирле аксакалга тапшырылган. Тегесе үз чиратында аларны Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай оешмасына тапшырган. Сәләмәтлекләре какшаган ике кореялыны азат итүне талиблар ихтыярый яхшылык гамәле дип белергән. Талиблар кулында тагын 19 тотык кала бирә. Аларны июль аенда тотык итеп алган иделәр. Талиблар ике тотыкны үтерде инде. Алар тотык итеп алганнарны төрмәләрдәге үз тарафдарларына алыштыруны таләп итә
XS
SM
MD
LG