Пакыстанда тантаналар бүген, Һиндстанда иртәгә булачак. Британ хәкимияте Һиндстанда 1947 елда, колонияне икегә бүлеп, Пакыстан ягы мөселман Һиндстан ягы индуизм белән таркалды.
Бу бүленү узган гасырның иң канкойгыч вакыйгаларының берсе булды. Төрле мәгълүмәтләргә караганда ул вакытта 200 меңнән алып, миллионга кадәр кеше һаләк булган. Ун миллионнан артык кеше Һиндстан белән Пакыстан арасындагы чикне узган. Бу хәл кешелек тарихында иң зур күләмдәге мөһәҗирлек дип санала.