Accessibility links

Янап акча таләп итүче кулга алынды


Русиянең арбитраж идарәләре оешмасы җитәкчесе Владимир Комолов алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Замоскворецки мәхкәмәсе зур хәрәмләшүдә һәм янап акча алуда аны гаепле дип тапкан. Тикшерүләр мәгълүмәтенә караганда, “Промҗилстрой” ширкәтен банкротлыкка чыгару тәгъдимен күтәреп чыккан Комолов, алардан 600 мең доллар таләп иткән. Әгәр дә ширкәт аңар ул акчаны түләмәсә, ул, конкурс нигезендә куелган җитәкчене алу һәм ширкәтне ялган банкротлыкта гаепләү белән янаган.
XS
SM
MD
LG