Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канатлары сындырылган ике зилантны киләсе атнада алыштырачаклар


Казанның 1000 еллыгы бакчасындагы канатлары сындырылган ике зилантны киләсе атнада алыштырырачакбыз, диде Азатлык радиосына “Горводзеленхоз” оешмасы башлыгы урынбасары Радик Саттаров. Анда булганнар, бакчаның нәкъ үзәгендәге фонтан янында рәсемгә төшергә ярата. Сүрәт сайлаганда алар, әлбәттә авызларыннан су чәчеп торган зилантларның канатлары сынганнары янына түгел, ә сынмаганнары янына басарга тырыша. Төсле метал җыючылар эше дип бәяләде, бу канатсыз зилантларның бүгенге хәлен Саттаров. Бакча өчен алар җаваплы. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да булырга мөмкин бит. Казан шәһәре билгесен, ягъни символын кемдер мыскыл иткән… Бу очракта төсле метал бронзаны акча итүчеләр булып чыга. Кол Галинең кем икәнлеген яхшы белгәннәр һәм татар халкының тарихын хөрмәт итеп, киләчәгенең тагын да матур булуы өчен тырышканнар бу хәлне күреп йөрәкләре бигрәк тә әрни. Чөнки бу паркта Кол Гали һәйкәле тора. Шундыйларның берсе Дәрвишләр бистәсендәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Гарифуллина. Ул “Азатлык радиосы”ндагы ачык микрофон вакытында берәүнең Кол Галине архитектор булган дип әйтүенә йөрәге әрнеп әнә бу бакчага килгән.

“Кол Галине архитектор дип атауларын ишеткәч, минем йөрәгем әрнеде. Һәр дүшәмбе саен барып, белмәүчеләргә аңлатып, үземчә дәресләр үткәреп, һәйкәл буенда фотога төшкән вакытта алар янына басып аңлатып, менә урыс милләтеннән булган вәкилләргә дә үземнең күңел байлыгымны күчерергә ирештем”,- ди Гарифуллина. Бу бакча тагын шунсы белән дә истәлекле Казанның 1000 еллыгында самиттка җыелган илбашлар монда агачлар да утыртты. Әмма аларга, “Горводзеленхоз” вәкиле әйтүенчә, җир асты суларының якын булуы бер яктан тискәре йогынты ясаса, икенче яктан исә…

“Өзелгән чәчәкләрне, киселгән чыршыларны, өзелгән каен ботакларын күреп йөрәгем әрнеде. Кемнеңдер кулы җитә ахырысы, кемгәдер шушы матурлык ошап бетмиме? Агачларны капка буеннан да алып киткәннәр, төпләре белән өзеп алып киткәннәр”,- ди Гарифуллина.

Саттаров белән телефон аша сөйләшкәндә ул, бакча саклана, дип әйтте. Әмма Казан шәһәренең Вахитов районы милиция идарәсендә бу бакча өчен махсус кизү юк, диделәр. Анда милициянең кизү урыны, ягъни будка да тора икән. Әмма шәһәрдә кизү тору, ягъни патруль пост хезмәте командиры Зульфугар Мамедов безнең хезмәткәрләр ул бакчаны, чыршы куелгач кына, яңа ел вакытында гына даими күзәтү астында тота, диде. Әлек бу Казан шәһәренең 1000 еллыгы паркы “Казан поссады” оешмасына караган. Анда шалтыратып караган идек, бер ел элек бетте бит инде бу оешма, диделәр.

Инде белгәнегезчә, “Азатлык радиосы”ның Казан бүлеге бу бакчада һәр атнаның дүшәмбесендә Кол Гали һәйкәле янында шигърият кичәләре үткәреп бу чараны матур бер очрашу итергә тырыша.

“Шигъри очрашулар җәйге көннәрнең һәр дүшәмбесендә дә булса да ярый. Ләкин әлк ул җәй аенда гына тукталып калмыйча, көз, кыш, язларында булса да килүчеләр, анда катнашырга теләүчеләр табылыр иде, дип уйлыйм мин, ди”,- ди бу бакчага хакимиятләр тарафыннан да, шагыйрьләр тарафыннан да, татар җәмәгатьчелеге тарафыннан да зур ихтибар булу кирәклеген аңлаган Гөлшат Гарифуллина.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG