Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монако кнәзе ауда булмаган


Русиянең табигатьне күзәтү оешмасы Монако кнәзе Альбер Икенчесең Иркутский өлкәсендәге аучылык хәлләрен тикшерүдән баш тарткан. Бу карар Байкал-Лена тыюлыгы җитәкчелегенең гаризасын искә алып кабул ителгән. Тыюлык җитәкчелеге кнәз чынлап та танышыр өчен Байкалда булды, ләкин бернинди дә ау булмады дип раслый. Ау өчен вакыты иртә булуга карамастан, Кнәзнең болан ауында катнашуы хакында матбугатта басылган мәгълүмәтләр нигезендә, “Русиянең гринпис” оешмасы шикаять белән мөрәҗәгать иткән булган.
XS
SM
MD
LG