Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт Корылтаеның мактаулы әгъзалары булачак


Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының чираттагы утырышы булып үтте. Киңәшмәдә төрле мәсьәләләр тикшерелде. Шул исәптән 450 еллык юбилей кысаларындагы кайбер чараларга әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Башкарма комитет әгъзалары бу тәңгәлдә үзләренең кайбер тәкъдимнәрен дә әйтте.



Киңәшмәдәге төп яңалыкны Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев бәян итте. Аның сүзләренчә, Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзаларының уртак карары нигезендә, хәзер бер яңа мактаулы исем булдырыла. “Бөтендөнья Башкорт корылтаеның Мактаулы әгъзасы” дигән исем булачак икән ул. Бу хакта Румил Азнабаев менә ниләр диде.



- Бу абруйлы бүләк булырга тиеш. Без аның танытмасын эшләдек тә инде. Әмма ул бик күп кешеләргә таратыла торган бүләк булырга тиеш түгел. Иң-иңнәрен генә сайлап алачакбыз. Бу бүләкнең беренчеләрен без бәлки 450 еллык бәйрәм көннәрендә үк тапшырырбыз. Өлгермәсәк инде, 3 нче Корылтайга калдырырбыз.







Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев булды. Шулай итеп хәзер Бөтендөнья Башкорт корылтае да үзенең мактаулы бүләген бүлдыра. Румил Азнабаев сүзләренчә, аңа Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән башкорт милләтпәрвәрләре дә, чит илләрдәгеләре дә лаек була ала. “Бары тик башкорт милләтенең яңарышына һәм үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр генә булсын”, - ди ул.













Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG