Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблардан азат ителгән тотыклар башкаларны да җибәрүне сорый


Талибларда тотык булган ике хатын-кыз, калганнарны да азат итүне сорап, талибларга ялвара. Аларның ул үтенечләре Әль- Җәзирә телеканалыннан күрсәтелде. Телевидениедән чыгыш ясаган тотыкларның берсе “Сез, гаиләләребезгә кайтуыбыз белән без бик бәхетле дип уйлый торгансыздыр. Ләкин без төннәрен йоклый алмый, тотыклыкта калган дусларыбыз турында уйлыйбыз. Мин беләм, ислам кешеләрне хөрмәт итәргә, гаиләсен яратырга өйрәтә. Мин чын күңелдән безнең дусларыбыз үз гаиләләренә кайтыр дип өметләнәм”, - диде азат ителгән тотыкның берсе. Талиблар кулында Көньяк Корея миссионерларыннан тагын 19 кеше кала бирә. 23 миссионерны талиблар июль аенда тотык итеп алган иде. Шуларның икесен алар үтерде. Икесен азат итте. Күпчелеге хатын- кыз булган тотыкларны азат итү турындагы сөйләшүләр бернинди дә нәтиҗә бирмәде.
XS
SM
MD
LG