Казанда хәзер барлык җитәкчеләр инглиз телен өйрәнергә тиеш. Соңгы вакытта Казанда шул хакта гына сүз бара. Казан мэры Илсур Метшин Банкокгта Универсиадада булып кайтканнан соң шундый боерык чыгарды. Берничә ел элек барлык җитәкчеләр татар телен белергә тиеш дип белдерелгән иде - Татарстан Президенты тарафыннан. Аңа карап кына дәүләт теле булуына карамастан аны өйрәнүчеләр күбәймәде. Инглиз теле белән хәлләр ничек булыр?
Казан җитәкчелегенә яңа яшьрәк вәкилләр килгәч, таләпләр дә үзгәрде. Элекке 50 яшьлекләр – татар телен өйрәнергә кирәк дип белдерсә, болары инглиз теленә басым ясый. Аларның кайберләре инде чит илдә укып кайтып инглиз телен камилләштергәннәр. Мәсәлән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов, шәһәрнең финанс бүлек җитәкчесе Оскар Прокопьев шундыйлардан. Барлык җитәкче урыннарында утыручыларга да инглиз телен белү мәҗбүри дигән боерыкны алар түгел, ә Казан мэры Илсур Метшин бирде. Дөрес, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ике дәүләт теленнән тыш, бер чит тел белү мәҗбүри дип әйтә килә. Илсур Метшин үзе ана телен белмәгәнгәме, ике дәүләт теленә әлләни басым ясамый. Ә менә инглиз телен инде 2013нче елгы Универсиадага кадәр өйрәнергә ди. Билгеле, Универсиада үткәрүгә Казан әле дәгъва гына кыла. Җиңү-җиңмәү икеле. Әмма телне өйрәнү бүгеннән үк тиешле. Банкогтан кайтканнан соң белем бирү белән бәйле җыелышларда нәкъ шул хакта гына сүз бара. Хәзер җитәкче итеп билгеләгәндә дә инглиз телен белү искә алына булса кирәк. Дүшәмбе көнне Казанда яңа социаль яклау идарәсе җитәкчесе тәкъдим ителде. Ирина Просвирякова – инглиз телен камил дәрәҗәдә белә. Татар телен белмәсә дә.
Инглиз телен өйрәнү өчен беренче чиратта зур теләк кирәк, җитәкчелек кушканага гына өйрәнеп булмый дип белдерә Казандагы “Хиҗазз” тәрҗемә ширкате вәкиле Альберт Исмәгыйлов:
Теләк булмаган кеше телне озак өйрәнә, аннары тел мохитен булдырырга кирәк, ягъни чит ил радиосы булса аңламасаң да шуны тыңларга кирәк.Альберт Исмәгыйлов кушылып “Хиҗазз” ширкате җитәкчесе Гөлнар Сәфәрмәтова:
Телне өйрәнер өчен һәрвакыт ул телне кулланырга кирәк.Тәрҗемә ширкате вәкилләре Казан җитәкчеләренең инглиз телен өйрәнүенә шик белән карый, чөнки ихтыяҗ юк ди алар. Татар теле әле үзара аралашуда булса да кулланылса, инглиз теле исә Халыкара утырышларда һәм чит илгә чыкканда гына кулланыла.
Шул ук вакытта татар телен белүчеләр инглиз телен тизрәк өйрәнә икән. Альберт Исмәгыйлов:
Татар телле кешеләр тизрәк өйрәнә, чөнки фонетик яктан якынрак. Статистика буенча, мәктәпләрдә дә татар телле балалар тизрәк үзләштерә.Альберт Исмәгыйлов әйтүенчә, Татарстанда тәрҗемә ширкатьләре һәм бу телне өйрәтеп акча эшләүчеләр арта. Казан җитәкчеләренә дә инглиз теле буенча укытучы табу проблема тудырмый, әмма хәзергә күпчелек бер тел генә белә – рус теле. Ландыш Харрасова