Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирский физика галимнәре өстеннән ачылган җинаять эше туктатылган


Новосибирский физика галимнәре Игорь һәм Олег Мининнар өстеннән, Дәүләт серен ачуда гәепләнеп ачылган җинаять эше туктатылган. Русиянең Федераль иминлек хезмәте, тикшерү, галимнәрнең гәебен расларлык дәлилләр тапмады, дип белдергән. Бу тикшерүләр аларның “Гамәли физика институты: фәнни мәктәпләр һәм технологияләр” дигән монографияне басып чыгару белән бәйләнгән иде. 2006 елда чыккан ул китап институтның 40 еллыгына багышланган. Баштарак тикшерү, китаптагы мәгълүмәтнең бер өлеше яшерен дип раслаган, иде. Русиянең иҗтимагый эшлекләре һәм хокук яклаучылар баш прокуратурага бу эшне ябуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Алар сүзенә караганда китаптагы мәгълүмәтләр бары тик ачык чыганаклардан файдаланган.
XS
SM
MD
LG