Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Югалсам да, көт син мине” - 2


Башкортстанда туып үскән милләттәшләрне эзлиләр.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Азатлык радиосында “Югалсам да, көт син мине!” дигән тапшыру дәвам итә. Аның бүген икенче чагарылышы. Бу тапшыруларда төрле илләрдә яшәүче, якыннарын югалткан милләттәшләребезгә бер- берсен табуда Азатлык радиосы ярдәм итә.

Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов Азатлыкның Казан бюросына килде. Соңгы көннәрдә аңа килгән хатлар арасыннан, Башкортстан республикасыннан эзләүчеләр бик күп мөрәҗәгать иткән икән. Менә аларның берничәсе:

Башкортстаннан Хөснетдинов Эдуардны эзлиләр. Бу эзләү инде 1990 еллардан ук алып барыла. Хөснетдинов Эдуард, үзе ул Башкорстстанда туып үскән. Һәм 1987-88елларда Америка кушма Штатларына киткән була. Нинди шәһәргә киткәне билгеле түгел. 1993 елда Башкортстанга кире әйләнеп кайтуы билгеле, әмма хәзер кайда яшәүе билгесез. Аны, ягъни, Хөснетдинов Эдуардны, Зөлфия Хәбибрахманова Өлфәт кызы эзли.

Башкортстаннан тагын бер кешене, Хәсән Нургали улы Юлмөхәммәтовны эзлиләр. Ул үзе Башкортстанның Юлык авылында туып үскән. 20-30 елларда ул әтисе Кәримов Турьян белән Кытайга киткән кеше. Аңа ул чакта 7-13 яшьләр чамасы булгандыр. Калган балалары әнисе белән Гафури районында Юлык авылында калган булганнар.

Аны, ягъни, Хәсән Нургали улы Юлмөхәммәтовны әтисе ягыннан бертуган абыйсы Һади Исмәгыйл улы Юлмөхәммәтов эзли.

Шулай ук Башкортстанда, 1958 елда туган Хөсәенов Робертны, Бикбулатов Руслан Хаҗи улы эзли. 1976 елда Хөсәенов Роберт Нефтекамский шәһәренең 2 санлы урта мәктәбен тәмамлый. 1982 – 83-тә Уфа шәһәрендә Медицина университетын тәмамлаган.

Тагын да Башкортстаннан: Сан -Францискога яисә Америкага киткән Яһудина Әлфия Фәниль кызын, апасы Гәрәева Гузәлия Фәргат кызы эзли. Минем ике туган апам ди, ул, 1995елда Әмерикага киткән иде. Әмма мин аның турында бер хәбәр дә ишетмим. Ул 1960 елның 23 августында туган. Аның ире Олег исемле , улы Руслан, кызы Женя.

Бу эзләүчеләр булды. Кемнәрне эзләгәннәрне тагын бер тапкыр әйтеп үтәм. Башкортстаннан Америкага киткән Хөснетдинов Эдуардны, Гафури районы Юлык авылыннан Кытайга киткән Хәсән Нургали улы Юлмөхәммәтовны, Нефтекамский шәһәреннән булган кайда булуы билгесез , Хөсәенов Робертны, Сан –Францискога, яисә Америкага киткән Яһудина Әлфия Фәниль кызын эзлиләр .

Шулай итеп туганннарын, якынннарын югалткан милләттәшләребез Азатлык радиосы аша да мәгълүмат ишетә ала. Азатлык радиосыннан ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!”: тапшыруларыбызның текст варианты шулай ук хәзер “Безнең гәҗит” битләрендә дә урын алачак.

Ә хәзер шушы көннәрдә бер-берсен табучылар турында Илгәзәр Шарафутдиновны тыңлыйк .

“Казанда яшәгән бер бала бик күп еллардан соң әтисен эзләп тапты. Әнисе вафат булганннан соң, аның башка бер туганы да калмаган. Әнисе белән әтисе кайчандыр аерылган булсалар да, әтисеннән башка иң кадерле һәм иң якын кешесе булмавын белдерде”, дип әйтте Илгәзәр Шарафутдинов, һәм ул вәкиллекнең адресын, телефонын әйтте.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм вәкиллекнең телефоны 8(843) 2.93.63.00 Казан Пушкин урамы, 15йорт.

Хөрмәтле радио тыңлаучылар, Азатлык радиосында ишетелгән “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруын радионың интернеттагы сәхифәсеннән дә табып була. Интернеттагы сәхифәнең адресы www.azatliq.org

Дөнья җимерелсә дә, бер- берегезне эзләп табу өметеннән өзелмәгез, эзләүдән туктамагыз.

Мәликә Басыйр, Казан

XS
SM
MD
LG