Әфганыстанның көнчыгышында шартлаулардан өч НАТО хәрбие һаләк булган алтысы яраланган. Интихар күпер төзүдә ярдәм итүче хәрбиләр төркеме янына килеп, үз-үзен шартлаткан. Бу хәлнең кайсы җирдә булуы, кайсы ил хәрбиләре һаләк булуы хакында НАТО җитәкчелеге белдерми.